Читать онлайн книгу "Әманәт = Завещание"

Әманәт = Завещание
Алсу Шанова


Яшь шагыйрә Алсу Шанованың әлеге җыентыкка тупланган шигырьләрендә гаилә һәм дуслык мөнәсәбәтләре, мәхәббәт темасы яктыртыла.





Алсу Шанова

Әманәт. Шигырьләр





Мин көзләрдә калам…


Мин көзләрдә калам…
Яфракларны җыеп
Үрермен дә гүзәл такыя,
Кадап чәчләремә,
Җырлап атлармын мин
Чынга ашмас хыял артыннан…

Мин көзләрдә калам,
Көзге җилне җигеп,
Яфракларны чөеп, туздырып
Очармын мин көзге урман буйлап,
Үзебезнең көйне сыздырып…

Мин көзләрдә калам…
Бер моң булып,
Яфрак булып җиргә түшәлеп.
Тартмый күңел никтер салкын кышка,
Ул көзләргә кала сыенып…




Дәрестә


Мин дәресне тыңламыйча
Уйланып утырганда,
«Нургатина, – дисез кабат, –
Кирәк дәрес тыңларга!

Син һәрвакыт уең белән
Әллә кайда йөрисең…
Кабатлап дәрес сорасам,
Аңламыйсың, белмисең…»

Абый, дәрес аңлатканда,
Нигә бер дә көлмисез?
Минем күңелдә ни барын
Сизмисез дә күрмисез…

Ничек дәрес тыңлыйм инде,
Уем минем башкада.
Законнар, тигезләмәләр,
Ньютоннар да юк анда!

Телисезме, менә хәзер
Сезгә дәрес аңлатам!
Физиканы белмим шул мин…
Тик мин аны яратам!!!
Йөз вольт белән яратам!!!




«Кичләрен догалар кылганда…»


Кичләрен догалар кылганда,
Син миңа ак юллар юрама…
Ак юллар күренми күзләргә,
Бу тормыш рәхимсез булганда…

Әйтсәң дә кайвакыт, чарасыз,
Тотарга дип әни киңәшен…
Тормышта – мыскыллы елмаю,
Ә миндә – рәхимсез күз яше…

Киләчәк дип, алга атылып,
Мин, бәлки, бик күпкә ялгыштым.
Бары тик ике юл – уң һәм сул,
Учымда бит минем язмышым…

Ә минем тормышым күптәннән
Тамырдан өзелгән ак чәчәк…
Син миңа ак юллар юрама,
Бүгенгем ул – минем киләчәк…




Бер елмаю


Сеңлем Алиягә


Сеңлем! Синең күңелеңдә
Балачакның татлы дөньясы…
Шат авазлы балачак тавыннан
Шуасы да әле, шуасы…

Синең елмаюың нурлар чәчә,
Ә күзләрең әле беркатлы…
Әйткән теләкләрең ялган түгел,
Сабый бала булмый гөнаһлы…

Син, елмаеп миңа чын күңелдән,
Бүләк иттең керсез ярату…
Синең белән янәшәдә булу –
Балачакка очар канат ул…

Син кечкенә әле, тик шулай да
Күңелеңдә яши матурлык.
Җуйма аны, сеңлем, сакла, берүк,
Еллар аша булсын балкырлык…

Сине сагынып үтә әле көннәр,
Син еракта миннән, еракта…
Син сөйләгән шигырь, бүгенгедәй,
Матур булып чыңлый колакта…

Белмим, әле күпме көннәр кирәк
Сине өзелеп, сагынып көтәргә…
Кайтып кит син әйдә кунак булып,
Бер елмаю бүләк итәргә…




Чишмә, апам һәм егет


Чишмәгә суга барырга
Һич яратмый шул апам.
«Көне эссе, кояш суга,
Авырта шул, – ди, – аркам».

Суга бара сирәк кенә,
Әллә нигә бер генә.
Арып кайта, чиләгеннән
Суы җиргә түгелә.

Ә беркөнне иртән иртүк,
Ниндидер бер көй көйләп,
Китте апам, көлә-көлә,
Чишмәгә… үзе теләп!

Әни белән карап калдык,
Ис-акылыбыз китеп.
Шатландырды безне апа,
Егылмый кайтып җитеп.

Сораганны көтми хәзер,
Китә чиләген алып.
Сөендерә ул, көненә
Биш-алты тапкыр барып.

Ә беркөнне качып кына
Мин апаны күзәттем.
Егет белән күргәч аны,
Кайтып әнигә әйттем.

Өебездә ни булганын
Берүзем генә беләм…
Чишмә суын ташый хәзер
Җизни машина белән…




«Күзләреңдә – яшьләр, арыгансың бугай…»


Дустым Гөлинәгә


Күзләреңдә – яшьләр, арыгансың бугай
Чын дөреслек эзләп ялганнан.
Киләчәккә булган зур өметләр
Җимерелә бүген яңадан…

Дустым… Нигә кабат уйчан караш?!
Күңелең синең иртә картайган…
Беләм, авыр ишетү яклау сүзе
Сиңа «якын» булган ятлардан.

«Барсы да өйрәтә, алар әллә
Миннән дә шәп яши беләләр?!» –
Уйларың чиксез, гүя барсы
Синең хисләреңнән көләләр…

Дустым, җәйге чыктай,
Моңсуланып яшең койма син,
Сөрт яшеңне, елмай әйдә,
Онытыплар хәтер кайгысын.

…Күзләреңдә яшьләр, ә син миннән
Позитив бер шигырь сорыйсың.
Кабат шаян шигырь сорыйсың!!!




Алсудан хат


…Бик сагынсаң,
Хатым бассын күңлең ярсуын,
Бик бәхетле синең Алсуың.

    Һади Такташ

Юк, ярама тимә минем –
Барсы төзәлгән…
Син сөйгән Рүзәл юк хәзер –
Рүзәл үзгәргән…

    Рүзәл Мөхәммәтшин

Көннәреңнең төссез соры төсе
Моңсуланган чакта ярсудан,
«Сәлам!» дигән зәңгәр конверт белән
Хат алырсың беркөн Алсудан…

Исәнме син, җанаш, исәнме?
Сездә һаман җилләр исәме?
Таңнар һаман шулай кызарып,
Шатлыкка төрәме иртәне?

Күз кысамы һаман йолдызлар
Төнге күкнең кара куйнында?
Һаман моңлы җырлар яңгырыймы,
Күңеллеме кичке уенда?
Син, сагынып мине, нигә бер дә
Уйламыйсың,
Хат та язмыйсың…
Әллә һаман үксеп елыйсыңмы
Син, кочаклап каен кайрысын?
Сагышланма, сагыш саргайта ул,
Сиңа картаерга иртә әле…
Хатым укы,
Елмай әле бераз,
Йә, исәнме, җанаш, исәнме!..
Сиңа хәзер яңа Алсу яза,
Ул үзгәргән, тәмам үзгәргән…
Еламый ул хәзер, бары көлә,
Курыкмыйча чит-ят күзләрдән…
Исеңдәме,
Кайчандыр ул сиңа
Үпкәләп тә йөрде бик озак…
Хәзер инде белми ул үпкәли,
Ул вакытлар калды бик ерак…
Беләсеңме, мин сагындым сине,
Беркатлы һәм усал чагыңны…
Каш астыннан гына «сөзеп» карап,
Бармак янавыңны сагындым…
Хәлләр әйбәт әле, әкрен генә
Бер-бер артлы көннәр үтәләр…
Беләсеңме, онытылды инде
Минем сиңа булган үпкәләр…
Мин элекке түгел инде хәзер,
Ләкин бераз гына үзгәрдем…
Һаман шул ук күңел, нидер көтә,
Шат елмайган зәңгәр күзләрем.
Еллар аша яңа җырлар туды,
Шат шигырьләр туды күңелдә…
…Хәзер Алсу гади хушбуй түгел,
Затлы «Шанель» белән сибенә…
Ләкин керфекләрен буямый ул,
Тартмый сөрмә, сөртми иннек тә…
Язмыш аны үзенә бәйләсә дә,
Аның җаны һаман иректә…
Ул еламый хәзер,
Бары күккә карап,
Күз яшьләре аша моңая.
Сагыш туса нәфис күңелендә,
Еламый ул, җырлап моңая…
Менә шундый хәлләр миндә, җанаш,
Яңа үзгәрешләр бихисап…
Йөрмә анда башың аска иеп,
Килеп кит син, әйдә, вакыт тап.
…Үз-үземә хат яздым мин бүген,
Үткән хатирәгә уралып.




Халәт


Ачулы карашлар күбәйде нигәдер,
Усалландым… Чынлап! Түз генә!
Кайвакытта кабынып китәргә
Җитә кала тик бер сүз генә…

Күңел белән йөрәк көрәшкәндә,
Телем сөйли тора… Бытылдык!
Бүген кабат сине үпкәләттем,
Чит сүзләргә кабат тотылдык…

Яз! Кояшка гашыйк кар астыннан
Чукрак төсле саркый усаллык…
Ә күзләр ягымлы… Тик күңел халәте
Кабаттан үзгәрү – чынбарлык!..

Тик шулай да күзеңә карарга
Җитми кала кайчак усаллык!




Вирус…


Авырыйм мин. Табиб кушты
Бары ятып торырга…
Ә мин күңелсез булганга
Уйныйм компьютерда.

Йөткерәм, төчкереп алам,
Һич кенә булмый күнеп.
Шулай уйнап утырганда,
Китте компьютер сүнеп.

Кабынмагач, дәштем өйгә
Программист абыйны.
Карады да, килеп чыкмый,
Ул да ясый алмыймы?!

Әйтте абый: «Булмас ясап,
Вирус кергән аңарга.
Һич булмаса, килермен мин
Антивирус куярга».

Минем авыру икәнне
Компьютер белгәндер.
Төчкергәндә, компьютерга
Миннән вирус кергәндер…

Тиздән программист абый
Куйды антивирусны.
Компьютер эшли, шөкер,
Ә мин һаман вируслы…




«Үзгәрмәгән гүя, һаман шул ук…»


Үзгәрмәгән гүя, һаман шул ук,
Чакрымнарын санга сукмаган…
Хәрби хезмәт… Бер ел үтеп киткән,
Сагынырга да, бәлки, өлгермәгән…

Үзгәрмәгән, диләр… Үзгәргән шул,
Элеккечә көләч, шат түгел.
Күзләренә тирән сагыш кергән,
Елмаю да аңа шарт түгел.

Үзгәргән шул, беләккә көч иңгән,
Кул уйнамый кирәк-кирәксә.
Йөзгә тыйнак елмаюын элә,
Берәү исем белән эндәшсә.

Табарсың күк һаман шул урында,
Таш клуб, кунакханә артында.
«Море» тартты… Хәзер бар нәрсәне
«Мальборо» белә аның хакында…

Бәйләсә дә вакыт үткәннәргә,
Өзелеп янып йөрми шул күңел.
…Ә ул һаман миңа серле карый,
Мин үзгәргән бугай, ул түгел…




«Әллә таныш, әллә таныш түгел…»


Әллә таныш, әллә таныш түгел,
Күргән саен, сүзсез елмая.
Күзләрендә моңсу караш
Чагылып кала көлгән уңайга…

Хисләреңне әллә яшерәсең
Син моңсулык иңгән күзеңә?
Ләкин нигә сүзсез кагыласың
Күз яшьләре тамган йөземә?!

Таныш абый… Әллә таныш түгел…
Ул яулады минем йөрәкне.
Яшьтәшләрем көлә, аңламыйча
Миңа бары тик ул кирәкне…

Күзләр күздә күптән, куллар кулда…
Йөрәкләрнең чыңы сизелә…
Бала диеп көлмә, мин зур инде,
Син канатлар куйдың иңемә…

Хисләр чынлыгына ышанам мин,
Ышанычны җуймам кабаттан.
Таныш түгел абый, дүрт яшь ара.
…Ә мин инде аны яратам!




«Көзгә бергә керер чак иде бит…»


Көзгә бергә керер чак иде бит…
Тик җәй генә куйды киртәләр.
Мониторга күзем төшкән саен,
Сурәтеңнән сорыйм: «Нихәлләр?!»

Ә быелгы көз, күрәсеңме,
Чәрдәкләнгән хисләрне ямый.
Урамнарда безне ялгыз күреп,
Оялыпмы әллә, кар да яумый…

Һәр кич саен минем бу дежавю,
Иреннәрдә күпме яшем кипкән.
Тамчы-тамчы безнең киләчәкне
Әйтерсең лә кемдер яшәп үткән…




Йолдызлар


Безнең келәт башына
Әти кара түл япкан.
Түлнең ул чит-читенә
Калайлы кадак каккан!

Кара түлдә көмеш калай
Күктәге йолдыз кебек.
Көн дә йортка чыккан чакта
Сөенәм, шуны күреп.

Яңгыр да үтмәс инде,
Әти бит безнең уңган!
Түл какканда, күктән анда
Йолдызлар төшеп кунган!..




Матурлык


Урамымда төн карасы күптән,
Яңгыр явып үткән яңа гына.
Усал җилләр зифа ак каенның
Уңлап-суңлап кыйный яңагына.

Көзләр сөйми җылылыкны никтер,
Алар салкын булып елмая.
Җилләр белән яфракларны коя,
Якты төскә буяп куйган да…

Матур булырга мөмкин әллә
Салкын караш ташлап дөньяга?!
Күңел матур була, диләр иде,
Йөрәгеңдә җылы булганда…

Ник, алайса, матур икән көзләр,
Күптән туңган ич аның хисләре.
Ә ул матур, алтын яфрак ява,
Моңнар ява, исең китмәле!..

Өйрәт мине салкын йөрәк белән
Яратырга якты дөньяны.
Көч бир миңа кабат яктырырга,
Онытып бар начар уйларны.

Ә көз матур, салкын йөрәк анда,
Эзләренә иңгән сарылык.
…Моңсулыкны юар тиздән кышлар,
Сарылыр да җиргә кар булып…




Әнкәй дәшә


Эндәшәдер әнкәй, кулын куеп
Ныгый барган көчсез иңемә…
– Язмышыңда кулың җитә алмаган
Йолдызларга, зинһар, үрелмә…

Әнкәй бер дә хаталанмый шул ул,
Ул барсына күптән төшенгән.
Яшьлегендә булган газапларны
Санап була тамган яшеннән…

Кайчандыр бит ул да яшен түккән,
Мендәренә чумып төннәрен…
Бер гөнаһсыз саф яшьләре юган
Беренче мәхәббәт эзләрен…

Әнкәй инде күптән барсын белә,
Ул күптәннән барсын татыган…
Аның өчен сихри айлы кичтә
Йолдыз инде күптән атылган…

Язмыш көтә мине кочак җәеп,
Башта – тиле уйлар шаукымы…
– Ялгышымны кабатлама, – диеп
Дәшә әнкәй еллар аркылы…




Яратам!


Чәчәк кибетләре бушаган…
Сөя бүген Казан да!
Мәҗбүр булган күрше бабай
Валентинка язарга.

Урамнардан парлар үтә,
Һәм мәхәббәт һәр чатта!
Бүген таңнан серенада…
Ләззәт җиденче катта!

Тын да алмый, кибетчеләр
Еллык планны үтәгән.
Сүгенә берәү чиратында –
Валентинка җитмәгән…

Ә мин чәчәкләр алмадым
Һәм алмадым бүләк тә.
Минем сөю сүздә түгел,
Минем сөю – йөрәктә!..

Сөюемне аңлаталмас,
Нинди бүләк алсам да.
Бер кочак чәчәкләр алып,





Конец ознакомительного фрагмента. Получить полную версию книги.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=51073175) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



Если текст книги отсутствует, перейдите по ссылке

Возможные причины отсутствия книги:
1. Книга снята с продаж по просьбе правообладателя
2. Книга ещё не поступила в продажу и пока недоступна для чтения

Навигация